Мин акларга телим сине…

Мин акларга телим сине
Һәм сакларга… үз-үземнән.
Җанны җанга ялгап торган
Кыл нечкәргән. Юк! Өзелгән…

Мин аңларга телим сине.
Ялгар өчен күңел җебен
Көлен күккә очырырга
Азаплану шыксыз төннең!..

Мин сакларга телим «Без»не-
Якынайтып жиргә кукне.
Юл югалган. Синме? Минме?
Томан эчендәге керпе…

Мин акларга телим сине.
Һәм сакларга бәллүр җаным.
…Минем җирдә синле килеш
Тагын синсез калган чагым…

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт